Алтын көз аеның матур бер көнендә, 27 сентябрь көнне, олы хөрмәткә ия булган тәрбиячеләр үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Кайберәүләр тәрбияче hөнәрен җиңел hәм күңелле итеп күз алдына китерергә мөмкин. Алар уйлавынча, балалар белән рәхәтләнеп уйнап, рәсемнәр төшереп, пластилиннан төрле әйберләр әвәләп ясап, аларны йоклатуның бер авырлыгы да юк кебек...
Ә чынында шулаймы соң? Юк... Бу hөнәрнең нинди авыр икәнлеген, күпме сабырлык hәм көч таләп ителгәнен тәрбиячеләр үзләре генә беләдер.
Бер мисалдай, көн дә кечкенә балаларның мең сорауларына сабыр булып, аңлаешлы итеп җавап кайтаруны, hәркайсына күңел җылыңны бирүне генә күзаллыйк. Әле гаиләдәге балаларның сорауларыннан баш әйләнерлек. Ә балалар бакчасында күпме алар. Тәрбияче бит ул шул ук вакытта нәниләрнең hәрберсенә елаганда юатырдай, ә моңаеп утырганда күңел күтәрердәй сүзләр сайлап сөйләшүче, сердәшче дә.
Бу өлкәдә үз hөнәреңнең көчле белгече булу гына җитми. Балаларда үзеңә ышаныч хисе тудырырга да кирәк. Шул чакта гына алар белән бердәм дус-тату булып эшләргә мөмкин.
Балаларга булган мәхәббәтне бернинди дә хәйлә белән алыштырып булмый. Аерманы самими күңелле балалар шунда ук сизәләр. Ћәм иң мөhиме—тәрбияче аларның мәхәббәтенә лаеклы булырга тиеш.
Нәкъ менә шушы сыйфатлар хас та инде “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре— Ирина Харисова, Гөлназ Шәйнурова hәм Лилия Гыйзетдиноваларга.
Гөлназ Шәйнурова менә инде өч дистә елга якын изге хезмәттә—балалар белән бәйле эштә.
—Гөлназ Фидәрит кызы балалар, әти-әниләр hәм хезмәттәшләре—барысы белән дә уртак тел таба. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, бар эшен кырык якка ташлап, ул сине сабыр итеп тыңлый, киңәш бирә hәм hәрчак ярдәм кулы сузарга әзер,—ди аның хезмәттәшләре.
Гөлназ Шәйнурова тәрбияләнүчеләрнең иҗади танып-белү сәләтен үстерүгә зур игúтибар бирә, балаларны тырышып өйрәнергә, дус-иптәшләренең уңышларына сөенергә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә.
—Мин үз эшемне бик яратам, сабырлык, көч hәм чын мәгúнәсендә фидакарьлек таләп итә торган җаваплы эш ул. Тәрбияче бер үк вакытта бала өчен икенче әни дә, сердәшче дә, белемле остаз да. Әлеге hөнәр буенча эшләүче үз эшен бар күңеле белән яратырга тиеш,—ди Гөлназ Фидәрит кызы.
“Мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесенең яшь буынны тәрбияләү эшендә нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
“Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре—иҗади кешеләр. Алар үз эшчәнлекләренә балаларны тәрбияләү hәм укыту буенча яңа төрле технологияләр кертәләр, сабыйлар күңеленә изгелек hәм шатлык, мәхәббәт hәм эчкерсезлек, назлылык hәм кайгыртучанлык кертергә, төркемнәрдә уңайлы шартлар тудырырга күп көч салалар.
Ирина Харисова, шулай ук, район, республика hәм Русия күләмендәге конкурсларда да актив катнаша. Ул “Иң яхшы электрон белем бирү ресурсы” республика конкурсында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен “Хәзерге замана шартларында hәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль стандартлары таләпләре шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү технологиясе” Бөтенрусия марафонында зур тәҗрибә алды. Шулай ук балалар бакчасы, район тормышында актив катнаша, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең район семинарларында чыгышларсыз калмый. Төрле күләмдә үткән семинар-практикумнар hәм секцион дәресләрдә катнашып, даими рәвештә үзенең hөнәри осталыгын баета.
Ирина Харисовага балаларның әти-әниләре олы хөрмәт белән карыйлар, чөнки ул үз эшенә бар көчен салып, белемен hәм тәҗрибәсен уртаклаша торган кеше. Ул балаларны язуга, санауга, укуга өйрәтә, аларда гүзәллек хисе, туган якка, үз иленә, аның тарихына hәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли.
—Тәрбияче hөнәре—балачак илендә, әкиятләр, фантазия дөньясында булу мөмкинлеге дә. Балаларның ачык, якты hәм явызлыкны белмәгән күзләре белән сиңа карап, нинди сүз әйтер дип багуыннан тәрбияче hөнәренең әhәмиятен аеруча аңлыйсың. Ћәр тәрбияче даими рәвештә үсәргә, белемен баетырга тиеш, чөнки ул—балаларны яңа тормыш белән таныштыручы дисәк тә була. Шуңа күрә үзе дә югары мәдәни дәрәҗәгә ия булырга, рухи тормыш белән тыгыз яшәргә тиеш,—ди үз hөнәре турында Ирина Харисова.
Лилия Гыйзетдинова да районның мәдәни тормышында, hөнәри осталык конкурсларда актив катнаша. Район семинарларында чыгыш ясап, методик җыентыкларда авторлык методик эшләнмәләре белән уртаклаша. Шулай итеп, быел Лилия Рәшит кызы “Ел укытучысы-2022” район конкурсында җиңүче була hәм “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының Ел укытучысы-2022” республика hөнәри конкурсында лаеклы чыгыш ясый.
Лилия Гыйзетдинова ата-аналар арасында абруй hәм хөрмәт казана. Алар аның белән тәрбия прооцессында булган кыенлыклар яисә проблемалар турында киңәшләшәләр hәм тәкъдимнәренә hәрвакыт колак салалар.
—Минем уйлавымча, тәрбияченең дә, табибныкы кебек, төп кагыйдәсе булырга тиеш:”Зарар итмә”. Чөнки балаларның күңеле йомшак булуы билгеле. Әгәр дә аны берәрнинди саксыз сүз белән үпкәләтсәгез, ул бу очракны тиз генә онытмый. Һәм сезнең арада ышанычлык хисе югала. Аралашканда да сүзләрне уйлап сөйләргә кирәк. Һәрберебезгә билгеле, сабыйлар олыларның сүзләрен hәм эшләрен хәтерләрендә калдырып, үзләре кулланалар,—ди Лилия Рәшит кызы.
Районның мәдәни тормышында актив катнашканы өчен 2018, 2021нче елларда диплом, мәдәни-массакүләм чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәне hәм яшьләр инициативаларын тормышка ашыруда катнашканы өчен район Хакимиятенең Рәхмәт хаты, шулай ук, яшь буынны тәрбияләү эшендә уңышлы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Шушы hөнәри бәйрәм уңаеннан барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телисе килә. Хезмәтегез куанычлы, балаларыгыз тыңлаучан, ә әти-әниләре рәхмәтле булсын.