Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 11:33

Торбага төшкән сабыйның хәле тотрыклы

Кичә Күгәрчен районының Беренче Төпчән авылында булган коточкыч хәл турында язган идек.  Бу торба элекке скважина булган.

Кичә Күгәрчен районының Беренче Төпчән авылында булган коточкыч хәл турында язган идек.  Яшь ярымлык бала киңлеге  30 сантиметр һәм тирәнлеге 6 метр булган буш торбага төшеп киткән иде.

6 метрлык торбага ничек ул төшкән дигән сораулар күп булган иде. Бу торба элекке скважина булган. Ул өйдә идән белән бер тигезлектә булган. Бала шуышып торба янында уйнаган булган.  Нәрсә булганын белгәч, әти-әниләре тиз генә коткаручыларга шалтыратканнар. Аллаһыга шөкер, 84 санлы янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм Күмертаудан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килеп сабыйны коткарганнар.  Коткаручылар әйтүләренчә, бәхеткә, сабый торба эченә башы белән төшеп китмәгән, алай булса ...

Теге торбаны кран ярдәмендә өй түбәсе аша алганнар. Ары таба коткаручылар торбаны кисә бара, су сибеп торганнар.  Коткару эшләре ике сәгать дәвам иткән.

Баланы коткаргач, әнисе белән икесен Морак авылы дәваханәсенә озатканнар. Аллаһыга шөкер, табиблар сабыйның хәлен тотрыклы дип билгелиләр.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: