Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2022, 10:41

Социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча консультация үзәге

“Бердәм Русия” партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлегендә социаль газлаштыру мәсьәләләре буенча консультация үзәге эшли башлады.

Кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә, өйдә газ үткәрү өчен документлар тапшыру буенча консультацияләр бирә. Авыр тормыш хәленә эләккән пенсионерларга, балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар биреләчәк.

Консультация үзәгенә Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 73 йорт адресы яки [email protected] электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(347)226-78-28.

Автор:
Читайте нас: