Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2022, 20:56

“Безнең дә өлеш бар...”

Күптән түгел Луганск Халык Республикасының Петровское шәhәренең 22нче урта мәктәбе укучылар hәм укытучылар алдында үз ишекләрен ачты.

“Безнең дә өлеш бар...”
“Безнең дә өлеш бар...”

Күптән түгел Луганск Халык Республикасының Петровское шәhәренең 22нче урта мәктәбе укучылар hәм укытучылар алдында үз ишекләрен ачты. Әлеге мәктәп якташыбыз – Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Яңартылган мәктәпне түземсезлек белән 397 укучы көтеп алды.

Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәпкә 35 көн эчендә республикабызның төрле төбәкләреннән 650 эшче капиталь ремонт эшләде.

Шушы 650 эшчеләр арасында Балтач районыннан да 5 кеше бар. Луганск Халык Республикасының Петровское шәhәрендәге белем учагын капиталь ремонтлауга ярдәм итәргә дип районнан 19нчы август көнне Ришат Зөлкаров җитәкчелегендәге бригада юлланды. Шундый кирәкле hәм хөрмәтле эшкә Ришат Зөлкаров (район мәгариф бүлеге), Шахит Фәрхуллин (район мәдәният сарае), Айдар Галләмов (район мәдәният сарае), Алмаз Шәйхетдинов hәм Рифат Хәсәновлар (Балтач “Сельэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте) барырга үз теләкләрен белдерделәр. Шундый кешеләргә таяна да инде бу дөнья. Без алар кебек ярдәмчел кешеләрдән үрнәк алырга тиешбез.

4 август көнне безнең ярдәмчеләребез туган якларына әйләнеп кайттылар. Кайтулары турындагы хәбәрне ишетү белән без алар янына ашыктык. Луганск Халык Республикасының Петровское шәhәре тормышы, эш барышы, үзләре күргән hәм тойган тәэссоратлары белән Тучыбай урта мәктәбе директоры Ришат Фирдәвис улы уртаклашты:

—Төзелеш урынына барып төшү белән андагы мәшәкать кырмыска оясын хәтерләтте. Барысы да бер нәтиҗәгә ирешү максаты белән бердәм көч салалар. Һәр бригада үзенә тәгаенләнгән эшне җаваплы башкарып, бердәм механизм булып эшлиләр.

—Җирле халыкның мөнәсәбәте сезгә карата нинди булды?

—Халыкның мөнәсәбәте тик яхшы яктан гына дип билгелисе килә. Бару белән ачык hәм мөлаем йөз белән каршы алдылар. Һәр узучы дисәң дә була, эшчеләр янына килеп чын күңелдән хәлләрен сорашып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шундый җылы сүзләрдән соң, ары таба эшләргә дә яңа көч өстәлә. Башкарган эшеңнең кирәклеген тоюдан да мөhимрәк нәрсә бармы соң?!

Эшләргә хәлегез булсын, безнең өчен бар көчегезне салып, тырышасыз бит, дип җирле халык ашханәгә үзләренең бакчаларыннан яшелчә-җимешләр китерәләр иде. Уйлап кына карагыз, үзләре ярдәм дә итә, азык-төлек тә китерәләр... Ничек алар балаларына яңа мәктәп булдыру өчен бар күңелләре белән янып-көеп торалар. Шундый халыкка ярдәм итүе күңелгә рәхәт...

—Ришат Фирдәвис улы, менә Сез белем учагын яңартырга ярдәм иттегез. Үзегез дә күп еллар мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт саласыз. Луганск Халык Республикасының балалары—укучылары безнең төбәктәгеләрдән  аерылалармы?

—Бала кайда да бала инде, саф күңелле алар... Анда минем игътибарымны аеруча балаларның тәрбияле булулары җәлеп итте. Узган саен дигәндәй исәнләшәләр, комачауламыйбызмы дип сорашалар, ничек булса да ярдәм итәргә тырышалар. Шундый балалар белән бергә эшләүләре дә үзе бер бәхет. Белгәннәрен бергә эшлисең, белмәгәннәрен аңлатасың-күрсәтәсең.

Тагын әйтеп үтәргә кирәк, анда интернет бик көчле эшләми. Бөтенләй юк дисәң дә була. Шул сәбәпле микән, балаларда телефоннарда утыру дигән нәрсә юк. Буш вакытларында бергәләп төрле уеннар уйныйлар hәм hәрчак ярдәмгә килергә әзерләр.

—Эш режимы буенча бардымы?

—Барлык эшчәннәр дә 1нче сентябрьгә мәктәп үз ишекләрен ачсын дип, ялларын онытып, бар көчләрен салып эшләде. Эш сәгатьләренә килгәндә, иртән сәгать сигездән алып, кич рәсми рәвештә әйтелгәнчә, 20.00 сәгатькә кадәр эшләдек. Ә кайбер көннәрне 18 сәгать буена  эшләгән чаклар булды. Кыскасы, сәгатькә карамый көч салдык. Барысы да бердәм hәм күмәк булгач, эшләүләре дә җиңел булды.  

“Сельэнерго”дан  үз эшләренең осталары – Алмаз Шәйхетдинов һәм Рифат Хәсәновларның тырыш хезмәтләрен аерым әйтеп үтәсем килә. Безгә кадәр булып киткән эшчеләрнең дә кайбер хаталарын төзәтеп, эшләрен җиренә җиткереп башкардылар алар.

—Капиталь ремонттан соң  мәктәп турында нәрсәләр әйтеп үтәр идегез?

—Яңартылган мәктәпне хәзер танырлык түгел. Яңартуга кадәр  hәм бүгенге мәктәпнең аермасы күк белән җир арасы кебек.

Уку йортының гомуми мәйданы 7 мең квадрат метр тәшкил итә. Анда бар нәрсә дә заманча – азык-төлек блогы, ашханә, техник бүлмәләр, гардероб, зур hәм кече спорт заллары, китапханә, лаборатория бүлмәләре, яңача сыйныфлар булдырылды. Ә сыйныфлар заманча технологияләр белән җиhазландырылды.

—Гомумән алганда, эш сәфәрегез нинди тәэссоратлар калдырды?

—Барлык эшчәннәр белән бердәм булып башкарган эшебез нәтиҗәсеннән канәгать калдык. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Бу мәктәптә балаларның иркенләп, җиңел сулап белем алуларына, укытучыларның бар көчен салып, тырышып белем бирәчәгенә без дә өлеш керетүебезгә бик шат.

Сүз ахырында район Хакимиятенә шушы сәфәр вакытында хәлебезне сорашып торулары һәм һәрнәрсәдә ярдәм кулы сузулары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Автор:
Читайте нас: