Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 9нче сентябрь төнендә Уфадагы Аксаков урамындагы 82/2 номерлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелә.
Билгеле булуынча, янгын ике катлы торак булмаган йортта чыккан. Янгын сүндерү барышында бер ир-атның үле гәүдәсе табылган. Әлеге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар.
Фаҗигале вакыйга урынында тикшерү-оператив төркеме эшли, янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Чыганак һәм фото: Башинформ.