Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2022, 09:36

Дәрәҗәле һөнәр ияләре алар

Финансистлар көне алдыннан финансист hөнәре hәм районыбыздагы финанс системасы турында район финанс идарәсенең баш бухгалтеры – Зилә ХӘМИТОВА, бюджет буенча инспекция башлыгы Гүзәл МӘГЪЗҮМОВА һәм район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт ХӘМИТОВЛАР  белән әңгәмәләштек.

Дәрәҗәле һөнәр ияләре алар
Дәрәҗәле һөнәр ияләре алар

Ел саен, 8 сентябрь көнне, илебездә финанс системасында эшләгән хезмәткәрләрнең hөнәри бәйрәме билгеләнеп үтелә. Быел алар өчен аеруча зур бәйрәм – Финанс министрлыгы оештырылуга—220 ел.

Бу көнне 1802нче елда Александр I Русиядә Финанс министрлыгы оештыра. Нәкъ менә шушы көн илебезнең финанс системасы нигезенең башлангыч ноктасы булып тора. 

Шушы күркәм бәйрәм алдыннан финансист hөнәре hәм районыбыздагы финанс системасы турында район финанс идарәсенең баш бухгалтеры – Зилә ХӘМИТОВА, бюджет буенча инспекция башлыгы Гүзәл МӘГЪЗҮМОВА һәм район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт ХӘМИТОВЛАР  белән әңгәмәләштек.

Аерым әйтеп үткәндә, Зилә Хәмитова бу өлкәдә өч дистә елдан артык тырыш хезмәт сала. 1988нче елда Уфа шәhәренең финанс техникумын тәмамлап район финанс идарәсенә баш бухгалтер урынбасары булып эшкә кайта. Ә инде 1990нчы елдан башлап әлеге көнгә кадәр баш бухгалтер вазифасын башкара. 1997 – 2000нче елларда читтән торып Мәскәү финанс-икътисад институтын тәмамлый.

Ә Гүзәл Мәгъзүмова 2001нче елда Уфа дәүләт авиация-техник университетын уңышлы тәмамлап, районда агро-сәнәгать комплексы буенча белгеч булып хезмәт юлын башлый. 2005нче елдан казначылык бюджетын үтәү секторы мөдире була. Ә инде 2015нче елдан башлап әлеге көнгә кадәр начальник урынбасары булып эшли.

Эшләү дәверләрендә бер генә дә кисәтү алмаган, мактау сүзләре генә ишеткән, районыбызның олы хөрмәтенә ия булган хезмәткәрләр алар.

—Зилә Дәресхан кызы, финансист hөнәре турында бер-ике сүз белән әйтеп үтсәгез иде...

—Безнең hөнәр турында җиңел генә әйтеп була микән?! Финансист – дәрәҗәле  hәм зур ихтирамга лаек hөнәр. Безнең эш зур җаваплылык hәм төгәллек таләп итә. Хезмәткәрләр алдында финансларны дөрес итеп планлаштыру hәм куллану, бюджетның керем чыганакларын үстерү кебек төп бурычлар тора.  Төрле социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итеп, районыбыз икътисадын үстерү hәм финанс тотырыклылыкны тормышка ашыру безнең өстә, дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

—Әйе, сезнең hөнәрегез бик зур җаваплылык hәм hөнәри осталык таләп итә. Шундый сыйфатларга хас булган коллектив белән дә таныштырып үтсәгез иде...

—Безнең коллективта 15 хезмәткәр. Барыбыз да тату булып бердәм максат белән эшлибез. Район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов, бюджет буенча инспекция башлыгы Гүзәл Мәгъзүмова, баш белгеч Гүзәлия Солтанова, бюджет үтәлеше секторы мөдире Эмма Абдуллина, бюджет үтәлеше секторы баш белгече Фәнүзә Мөкыймова, инженер-программист Илдар  Зиннуров, баш белгечләр Индира Хәмитова hәм Эльвира Корбанова, әйдәүче  белгечләр – Ләйсән Фәйзрахманова, Регина Нуртдинова, Регина Исакаева, өлкән техник-программист Ирина Муллахмәтовалар бердәм булып хезмәт салалар.

—Гүзәл Давис кызы, биредәге идарә карамагында ничә учреждение бар?

—Муниципаль районның ведомствосын  49 учреждение тәшкил итә. Шуның  6сы—казна учреждениесе, 15—авыл җирлеге, 19— бюджет hәм  9—автоном учреждение. Аларның барлык финанс эшләре безнең тикшерүләр аша үтә.

—Альбирт Әлфит улы, керемнәр буенча консолидацияләнгән бюджет үтәлеше турында әйтеп үтсәгез иде...

—2022 елның 1нче гыйнварына  район бюджеты керемнәр буенча 900696,7 мең сум күләмендә үтәлгән hәм хисап чорына карата бу 100 процент тәшкил итә.

Бюджетны формалаштыруның төп чыганаклары булып республика бюджетыннан алынган дотацияләр hәм субвенцияләр тора. 2021нче елда бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә 125373,4 мең сум дотация алынды. Шулай ук, бюджетларның баланслануын тәэмин итү чараларына ярдәмгә дотация—42914,2 мең сум. Республика бюджетыннан сувенцияләр hәм субсидияләр 546518,9 мең сум күләмендә булды.

Бюджетның салым hәм салым булмаган керемнәре 187373,8 мең сум, бу агымдагы чорга төгәлләштерелгән планга карата 105,4 процент тәшкил итә. Салым керемнәре 176396,5 мең сум тәшкил итте, салым булмаганы—10977,3 мең сум.

—Ә чыгымнар буенча...

—2021нче елда муниципаль районның консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 898561,5 мең сум тәшкил итте, ягъни еллык проектның 98,7 проценты.

Район бюджеты чыгымнарының тармак структурасында, гадәттәгечә, бюджетның социаль өлеше зур урынны алып тора – барлык чыгымнарның 57,3 процентын. Шул исәптән мәгариф өлкәсенә—43,7 процент, мәдәният—6,3 процент, социаль сәясәт—5,9 процент, физик культура hәм спорт 1,3 процент чыгымнар тәшкил итә.

—Агымдагы елда керем потенциалын үстерү буенча нинди чаралар булдырылды?

—Бюджет керемнәренә көн саен мониторинг үткәрелә. Шулай ук, нәтиҗәсез ташламаларны бетерү планын гамәлгә ашыру чаралары күрелде.

Билгеләп үтәргә кирәк булыр, муниципаль районның салым чыгымнары исемлеген төзү тәртибе, салым чыгымнарының норматив, максатчан характеристикалары турында мәгълүмат формалаштыру кагыйдәләре, салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләүне үткәрү тәртибе эшләнде.

—Рәхмәт җавапларыгыз өчен. Әңгәмә ахырында коллегаларыгызга, шушы өлкәдә хезмәт итүчеләргә  бәйрәм уңаеннан нинди теләкләр җиткерер идегез?

—Финанс өлкәсендә эшләгән барлык хезмәттәшләрне hөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Эшләрегездә исәп-хисаплар дөрес барсын, отчётлар авырлыксыз тапшырылсын. Корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, ә хезмәтебездә яңа hөнәри уңышларга ирешүләр телибез.

Автор:
Читайте нас: