Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2022, 12:15

46 яшьлек ир-атны агулы елан чаккан

Бу кешегә хәтта реаниматологлар да ярдәм итә алмаган.

Бу фаҗигале вакыйга, 29нчы август көнне,  Екатеринбургта теркәлгән. 46 яшьлек ирне, төзелеш чүпләрен җыештырган вакытта, агулы елан чаккан. Ул озак көтми 24нче Үзәк шәһәр дәваханәсенең травмпунктына юллана.

Анда ирнең начар хәлен күреп, ашыгыч ярдәм чакырталар. Ашыгыч ярдәм белән 20нче дәваханәгә барып җитүгә, ир-ат комага киткән була.

20нче дәваханәнең баш табибы Семен Хмельникер әлеге пациентны кабул итүләрен раслый, барлык тырышлыкларына карамастан, ирне коткарып кала алмыйлар.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: