Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 14:15

“Акча җыю – җинаять эше...”

Мәгариф министры мәктәпне ремонтлау өчен акча җыюга карата үз фикерен белдерде.

 Укучыларның ата-аналары кабинетлар яңарту өчен ел саен акча бирергә тиеш түгел. Акча җыюны оештыру законны бозу була ул.  Бу хакта Гомум Русия ата-аналар җыелышында илебезнең Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

“Акча җыю – җинаять эше. Шуның өчен хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Капиталь ремонт программасына килгәндә, бездә 7,5 мең мәктәпкә 500 миллиард сум акча бүленгән. Ә әлеге ремонт эшләре төбәк бюджетлары исәбенә башкарыла. Шуңа күрә, беркемнән дә акча җыярга тиеш түгелләр”, - диде Кравцов.  

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: