Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 21:59

Афәрин, егетләр!

ЮХХДИ хезмәткәрләре төнге янгын вакытында биш кешене коткарганнар.

Мишкә районында юл-патруль хезмәте инспекторлары - Александр Янгуатов һәм Юрий Васильев  Баймурза авылы урамнарына патрульгә чыккан булганнар. Бер вакыт алар өйләрнең  берсендә куе төтен һәм ялкын күреп калалар. Бу хәл турында алар дежур частька хәбәр итәләр һәм янгын чыккан урынга юлланалар.

Йортка кергәч, ЮХХДИ хезмәткәрләре мунча һәм ике фатирлы йортка якын урнашкан хуҗалык корылмаларын ут белән алынган булуын күрәләр", - дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгына.

Полиция хезмәткәрләре өйдә булган биш кешене уяталар һәм аларны урамга чыгаралар.

Өйдәгеләрне  эвакуацияләгәннән соң, инспекторлар битараф булмаган гражданнар белән янгынны кул астындагы чаралар белән сүндерә башлыйлар.

Автор:
Читайте нас: