Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2022, 12:45

Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән

Соңгы вакытларда аюлар турында еш кына гәзитләрдә hәм интернет челтәрләрендә укып-күреп торабыз. Шушы көннәрдә редакциягә райондашыбыз урманга куйган умарталарына аюлар hөҗүм итә дип хәбәр итте.

Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән
Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән

Соңгы вакытларда аюлар турында еш кына гәзитләрдә hәм интернет челтәрләрендә укып-күреп торабыз. Шушы көннәрдә редакциягә райондашыбыз урманга куйган умарталарына аюлар hөҗүм итә дип хәбәр итте.

Яңа Штәнде авылы янындагы урманнарда аюлар барлыгын туздырылган умарталардан белеп була. Корт караучылар агачларга умарталар куялар, ә аюлар инде аларны кинәнеп туздыралар. Шундый хәл сурәтләнгән фотоларны редакциягә җибәрделәр.

Аю рамкаларны таратып, балын ашаган, шул тирәдәге агачларны тырнап, үз билгесен салып калдырган. Шулай итеп, алар үз участокларын билгелиләр дә инде.

Фотолар авторы әйтүенчә, бу елда гына аюлар урманга куйган биш умартаны юк иткәннәр. Алар урманның төрле җирләрендә булса да, туздырылган умарта янындагы агачларда тырнак эзләре, тирә-як җирләр хәйран актарылган.

Тиздән, яңгырлар явып узса, халык гөмбәгә йөри башлар. Анда аю күрсәң, нишләргә соң?

“Башинформ” саéты билгеләп үтүенчә, әгәр дә шундый очрак килеп чыкса, тиз генә биек урынга яисә агач башына менү җаен карарга кирәк. Әéе, аюлар агачка менә ала. Тик алар биек агач башына ук менә алмый. Шулаé ук, куркып éөгерергә hәм аюга арка белән борылмаска. Куркытам дип тавышларнырга да ярамый, ул аюны ярсыта гына. Беркайчан да аю балалары янына якын бармаска. Якын тирәдә гел әни аю булачак ул.

Ата-бабаларыбыз әйтүенчә, аюлар гел үзләренең билгеле юллары буенча гына йөри. Шулай булсын да... Алар үз юллары белән, ә без үзебезнеке белән йөрик hәм исән-имин булыйк.

Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән
Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән
Урмандагы умарталарга аю һөҗүм иткән
Автор:
Читайте нас: