Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2022, 09:15

“Авыл ипотекасы” турында

Елына 0,1 – 3 процент ставкасы белән йорт сатып алуга яисә төзүгә кредит алырга мөмкин.

“Авыл ипотекасы” турында
“Авыл ипотекасы” турында

Елына 0,1 – 3 процент ставкасы белән йорт сатып алуга яисә төзүгә кредит алырга мөмкин.

Русия банкы бүлекчәсе – Башкортстан буенча Милли банк мәгълүматларына караганда, 2022нче елның тәүге ярты еллыгында “Авыл ипотекасы” программасы буенча республикада 378 миллион сумлык 142 кредит бирелгән. Әлеге программа 2020нче елдан башлап эшли.

2022нче елның 18 августында Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин авыл ипотекасын сроксыз озынайту турында белдерде.

“Авыл ипотекасы” ярдәмендә льготалы ставка буенча түбәндәге эшләр өчен кредит алырга мөмкин:

-сату-сатып алу килешүләре буенча әзер торак яисә төзелештә өлешләтә катнашу килешүе нигезендә төзелеп яткан йорттан фатир сатып алу;

-җир участогын сатып алу һәм анда торак төзү;

-әзер шәхси йорт алу;

-әзер участокта йорт төзү.

Иң мөһиме – программа авыл җирендә һәм иң күбе 30 мең кеше яшәгән шәһәрләрдә генә эшли. Программа шартлары белән әлеге сылтанма буенча таныша аласыз: https://vk.cc/ceFpf6

Автор:
Читайте нас: