Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2022, 10:37

Машинада күлгә төшеп киткән

Кызганычка каршы, водитель машина салоныннан чыга алмый кала.

Бу коточкыч вакыйга Күгәрчен районының Азнагол авылында булган.

Ашыгыч хезмәтләргә бер машинаның күлгә төшеп китүе турында хәбәр килә. Билгеле булуынча, автомобиль эчендә водитель хатын булган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, водитель  машина белән идарә итүне югалта һәм күлгә төшеп китә. Кызганычка каршы, ул машина салоныннан чыга алмый кала. Аның үле гәүдәсен ведомствоның водолазлары су астыннан күтәреп ала.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.

 

Чыганак Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: