Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2022, 21:00

1нче сентябрьдән техосмотр кагыйдәләре үзгәрә

Автомобильчеләрне нинди үзгәрешләр көтә?

1нче сентябрьдән автомобильләрне техник яктан тикшерү вакытында машина йөртүчедән аптечка, янгын сүндергеч һәм авария вакытында куела торган юл билгесе булуны таләп итмәячәкләр.

Шулай ук, машинаның кайбер агрегатларында май һәм сыеклыклар агып төшүне контрольдә тоту туктатылачак.

Шулай булса да, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, әлеге мәҗбүри булмаган әйберләр барысы да автомобильдә булырга тиеш.

 

Чыганак: Autonews. 

Автор:
Читайте нас: