Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2022, 12:23

“Әшрәф Хәзрәт” чишмәсенә сәяхәт

Ямьле табигать кочагында урнашкан Сәйтәк авылында күпләргә таныш “Әшрәф Хәзрәт” чишмәсе бар.

“Әшрәф Хәзрәт” чишмәсенә сәяхәт
“Әшрәф Хәзрәт” чишмәсенә сәяхәт

Ямьле табигать кочагында урнашкан Сәйтәк авылында күпләргә таныш “Әшрәф Хәзрәт” чишмәсе бар.

Авыл халкы, күтәренке кәеф белән, чишмә буена карап сокланып кайтыр өчен дә, чәй эчәр өчен суга да әлеге чишмәгә йөри.

Районның төрле авылларыннан да чишмә суына, ерак араны якын итеп, машиналар белән килеп туктыйлар, сусавын басалар. Менә инде күпме еллар бу чишмә авыл халкын һәм юлчыларны пакь, чиста, шифалы суы белән сыйлый.

Сәйтәк авылы халкы бердәм булып чишмәне төзекләндереп, карап тора.

Районыбызның шундый чишмәләре үзенең изгелеген һәм кирәклеген беркайчан да югалтмый, халыкны шифалы сулары белән сыйлап аксын да аксын иде...

Автор:
Читайте нас: