Бүген, 26 август көнне, якташыбыз – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңнегали Шәйморатовның туган көне уңаеннан “Сагышлы ана” мемориал комплексына чәчәкләр салынды.
Легендар командирны хөрмәт итеп искә алу өчен район Хакимияте башлыгы, Хакимият вәкилләре, укучылар һәм яшь армиячеләр җыелды.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган тантаналы чараны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачып җибәрде.
- Шушы көннәрдә Миңнегали Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальоны махсус операциягә юлланалар. Алар арасында балтачлылар да бар. Әлеге башкорт батальоны яугиры булу – зур дәрәҗә. Исән-сау йөреп кайтуларын телибез, - диде Илгиз Әхвәс улы.
Әлеге чарада Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары да бар иде. Хәзер инде алар горур итеп Шәйморатов исемендәге сыйныф укучылары дип йөртеләләр.
Миңнегали Шәйморатовны искә алу тантанасы бер минутлык тынлык белән тәмамланды.