Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2022, 09:12

Су үзенең корбаннарын алуын дәвам итә

Водолазлар ир-атның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта таба.

Кичә, 24 августта, Уфа елгасының  Князев утравы янында 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу хакта Уфа шәһәренең гражданнарны  яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булуынча, Әлеге ир яр буенда туганнары һәм дуслары белән булган. Компания исерткеч эчемлекләр кулланган. 33 яшьлек  ир елганың тирән җиренә кереп, батып үлгән.

Водолазлар ир-атның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта таба. Алар мәетне ике метр тирәнлектән күтәреп алганнар.

 

Чыганак: Вся Башкирия. 

Автор:
Читайте нас: