Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2022, 21:31

Балаларын да, хатынын да чәнчеп үтергән

Пенсионер үз гаебен таныган...

Бу коточкыч хәл Салават шәһәрендә булган.

23нче август көнне исерек хәлдә 61 яшьлек ир-ат өйдә тавыш күтәргән. Ул  балаларыннан спиртлы эчемлек таптырган. Шул вакытта, бер улы милициягә шылтыратырга булган. Шуны күреп теге ир тагын да ныграк котыра башлый һәм ике игезәк үлын да пычак белән чәнчеп үтерә. Ә алар икесе дә I һәм II төркем инвалидлар булганнар.

Тавышка күрше бүлмәдән бу ирнең 64 яшьлек  хатыны килеп керә. Котырган ир аны да пычак белән чәнчегән.

Ике бала да шунда ук үләләр. Ә хатыны дәваханәдә.

Пенсионер үз гаебен таныган, хәзер аны Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча җинаять җәзасы көтә.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: