Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2022, 21:31

Аскын районында фаҗигале янгын

Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ирнең үле гәүдәсен тапканнар.

Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ирнең үле гәүдәсен тапканнар.

Бүген көндез Аскын  районының Муту-Елга авылында бер өй янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Билгеле булуынча, бүген сәгать уникедә Муту-Елга авылының Үзәк урамында урнашкан торак йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр анда 47 яшьлек ирнең үле гәүдәсен тапканнар. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: