„Русия триколоры – илебезнең күәте һәм бөеклеге символы. Аның гасырлар дәвамында тату һәм бердәм яшәгән, Ватанны хөрмәт иткән һәм яклаган халыкларының бердәмлек символы.
Әлеге вакытта илебез көчле басым астында. Әмма бирешмәячәкбез, без – көчле һәм безне Ватаныбызга эчкерсез сөю берләштерә. Барыгызны да бәйрәм белән”, - ди үз котлавында республика Башлыгы Радий Хәбиров.