Башкортстанның төньяк районнарында төнлә һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр салкыннар көтелә, кыраулар төшәчәк, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Шул сәбәпле, төнлә һәм иртән юлларда томан булырга мөмкин, күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Чыганак һәм фото: Башинформ.