Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2022, 15:41

“Җиңү диктанты”на кушыл!

3 сентябрь көнне Балтач районы Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган Халыкара тарихи “Җиңү диктанты” исемле ватанпәрвәрлек рухындагы акциягә кушыла.

3 сентябрь көнне Балтач районы Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган  Халыкара тарихи  “Җиңү диктанты” исемле ватанпәрвәрлек рухындагы акциягә  кушыла.

Бу акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф рәсми сайтында теркәлергә кирәк булачак.

Теркәлү өчен тәкъдимнәр:

  1. Диктантпобеды.рф сылтанмасы буенча керергә (кесә телефоны аша да, компьютер аша да була);
  2. “Теркәлү” графасында кәрәзле телефон номерын кертергә һәм “Дәвам итәргә” дигән төймәгә басарга;
  3. Ары таба телефоныгызга смс аша килгән парольне (алты урынлы код) кертергә;
  4. Шуннан “Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм” дигән графасында галочка куярга һәм “Дәвам итәргә” дигән төймәгә басабыз;
  5. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны тутырырга һәм “Сакларга” дигән төймәгә басабыз. Шуның белән теркәлү тәмамлана, шәхси кабинет әзер.

3нче сентябрь көнне, диктантпобеды.рф сайтындагы шәхси кабинетыгызның “Тестлар” графасында, Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтән, онлайн форматта узу өчен Җиңү Диктанты тестлары актив булачак.

Автор:
Читайте нас: