Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2022, 11:15

Дүртөйледәге югалган балыкчыны тапканнар

Сулыктан берничә метр ераклыктагы ком утравында аның үле гәүдәсе табыла.

16нчы август иртәсендә Дүртөйле районындагы Агыйдел елгасы буенда бер ирнең үле гәүдәсе табыла. Ул – Дүртөйледә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыга. “Башинформ” агентлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атның башында тирән яралар булган. Бер версия да бар - аның хәле кискен начарлана һәм егылганда башы белән бәрелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 15нче  август кичендә әлеге ир исерек хәлдә балыкка киткән булган. Тик кире өенә әйләнеп кайтмый. Ары таба ирнең туганнары чаң суга һәм аны эзли башлыйлар.

Нәтиҗәдә, сулыктагн берничә метр ераклыктагы ком утравында үле гәүдәсен табалар.

Хәзерге вакытта Дүртөйле районара тикшерү бүлегендә бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

 

Чыганак: NewsBash.

Автор:
Читайте нас: