Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2022, 09:30

Өй эченә бензин сибеп, ут төрткән

Бәхеткә, хатын балаларын өйдән чыгарып өлгерә.

Бу коточкыч вакыйга Дуван районының Мәсәгуть авылында теркәлгән.

11 август көнне исерек ир такси яллап бергә яшәгән булган хатын янына бара. Ялланган такси өчен хатынннан акча таптыра башлый һәм алар арасында тиргәшү башлана.  Хатын теге иргә әйберләрен җыеп чыгып китәргә куша. Шул сүзләргә тагын да кызып ир, бензин алып кереп, өй эченә ут төртә. Әнисе өйдә булган 12 һәм 8 яшьлек балаларын тышка чыгарып өлгерә. 

Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп, янгынны сүндерәләр. 

Теге ирне полиция хезмәткәрләре кулга алалар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: