Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2022, 11:41

Тучубай авыл мәдәният йортында чара.

Бөтенрусия акциясенә кушылу йөзеннән ватанпәрвәрлелек хисен тәрбияләү өчен Тучыбайда чара үтте.

Биредә сугышчы-интернационалист, якташыбыз Хатмуллин Фидәрис Илдус улы белән очрашу үткәрелде. Чара китапханәче Гыймаева Нэлянең Әфганстандагы сугыш турында кыскача сөйләве белән ачылды. Барлык катнашучылар да Әфган сугышчысын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Барысы да кызыксындырды: тыныч әфганчылар русларга ничек карый, авыр хәлләрдән ничек чыкканнар?.. Фидәрис Илдус улы сугыштагы кичерешләр турында сөйләде. Аннары Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җ.Ф. Гафуров  Украинадагы махсус операция, безнең гаскәрләрнең неонацистлар белен ничек батырларча көрәше белән таныштырды. Культорганизатор Эльмира Рәшитовна патриотизм турында сораштыру үткәрде. Бергә Русия патриоты-гражданин портретын төзеделәр. Әгәр балалар яхшы укыйлар, ата-аналарга, ветераннарга ярдәм итәләр, төрле акцияләрдә катнашалар икән,әлегә алар яшь, әмма чын патриотлар. Игелекле эшләрдә катнашу да-патриотизм чагылышы. Әңгәмәләшү фәһемле булды.

Тучубай авыл мәдәният йортында чара.
Тучубай авыл мәдәният йортында чара.
Тучубай авыл мәдәният йортында чара.
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: