Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2022, 14:33

Янгын бер ир гомерен өзгән

Бу коточкыч хәл буген төнлә булган.

Бүген төнлә Хәйбулла районының Самар авылында бер өй янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Билгеле булуынча, янгын 9х8 квадрат метр мәйдандагы кеше тормаган агач йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр анда бер ирнең үле гәүдәсен тапканнар. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 7471 янгын чыккан, 135 кеше гомере өзелгән.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: