Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2022, 17:32

Төзүчеләр көне белән!

Радий Хәбиров барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Төзүчеләр көне белән!
Төзүчеләр көне белән!

“Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Республикабыз халкы исеменнән сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт.

Төзелеш тармагы республика һәм ил икътисадының төп секторларының берсен тәшкил итә. Бүген Башкортстанның проект, фәнни-тикшеренү, подряд оешмаларында 60 меңнән артык белгеч эшли.

Сезнең югары осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә безнең республика динамик рәвештә үсә, торак төзелешенең иң зур күләмнәре булган әйдәп баручы төбәкләр исәбенә керә. Узган елда Башкортстанда рекордлы 2,9 миллион квадрат метр торак сафка кертелде. 120 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Тармак ышанычлы рәвештә алга бара, яңа технологияләр һәм заманча материаллар үзләштерә.
Һәркайсыгыз көндәлек хезмәте белән шәһәребезне һәм авылларыбызны төзекләндерүгә зур  өлеш кертә. Башкарган эшләрегез Башкортстан халкын һәм кунакларны озак еллар дәвамында куандырсын.

Республикабыз үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм!

Төзүчеләр көне белән!”, - диелә Радий Хәбиров котлавында.



Чыганак һәм фото:glavarb.ru

Автор:
Читайте нас: