Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Коточкыч хәл кичә, 12 август көнне, Караидел районында булган.
Билгеле мәгълүматлар буенча, 1,6 һәм 1,7 яшьлек ике бала елга буена барып агач пирстан суга егылып төшәләр. Бу хәл кичке 19:30 сәгатьтә була.
Бәхеткә, балаларны коткарганнар. Караидел район узәк дәваханәсе табиблары реанимация чаралары үткәрә. Әлеге вакытта алар ИВЛга тоташтырылганнар.
Чыганак: NewsBash.