Республика җитәкчесенең тиешле указы республиканың хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта „Башинформ” сайты хәбәр итә.
Документ нигезендә, бу авыл территориясендә "2022 елның 9нчы августыннан хайваннарның котыру авыруы буенча чикләү чараларын (карантин) бетерергә" тәкъдим ителгән.
Июнь урталарында районның Тучыбай авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә эпизоотик учак ачыкланган иде. Бу хәлне дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре күзәтте. Алар дезинфекция, вакцинация үткәрделәр, малларның торышын күзәттеләр.