Юк, янмый. Отпуск көннәре икенче елга күчереләчәк.
Әгәр дә сез ике ел рәттән еллык түләүле отпуск алмаган булсагыз, эш бирүче, закон нигезендә, сезне ял итәргә җибәрергә тиеш.
Отпускка җибәрүдән баш тарта алмыйлар:
- әгәр дә хезмәткәр 18 яшьтән кечерәк;
- зарарлы производствода эшли;
- хәвефле шартларда эшли икән.
Отпуск буенча сораулар килеп туган очракта Уфа шәһәрендәге Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 277-87-18.
«Кайнар элемтә» телефоны: 8 (347) 277-87-02 (9.00дән 18.00гә кадәр).
e-mail: [email protected].
онлайнинспекция.рф