Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2022, 10:09

Дөнья ямьләп сабыйлар туа

Төбәк һәм район ЗАГС бүлекләре мәгълүматлары буенча нарасыйлар тууы белән кызыксыныйк. Саннар ни сөйли? Кызлармы әллә малайлармы күбрәк туа?

Төбәк ЗАГС бүлекләре мәгълүматлары буенча, ата-аналар сабыйларны Даир, Август, Еремей, Дариана һәм Брианна-Валерия кебек сирәк исемнәр белән атый. Башкортстанда яңа туган балалар өчен иң гадәти булмаган исемнәр аталды.  Башкортстанда иң популяр исемнәр арасында Александр, Искәндәр, Кәрим, Артем, Дмитрий, Егор, София, Ясмина, Полина, Ева, Дарина һәм Эмилия бар.

Балтач районында сабыйлар тууы турында ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттем.

"Саннар га тукталыйк. 11нче августка районда 82 сабый дөньяга килгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу сан  күбрәк (76). Малайлар күбрәк туа. Балаларга ят исемнәр дә кушалар. Мәсәлән, быел Радэль, Алим исемле малайлар районыбызда бар. Соңгы вакытта тәү тапкыр Инзилә исемен куштылар. Ә еш кушылган исемнәрдән Кәрим, Әмир, Камилла, Амелия, Ясминә исемнәрен билгеләп була...

Иң мөһиме, балалар сау-сәламәт булып үссеннәр",—дип төгәллек кертте ул.

Изге теләләргә ихлас кушылабыз.

Дөнья ямьләп сабыйлар туа
Дөнья ямьләп сабыйлар туа
Автор: Рима Валиева
Читайте нас