Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2022, 14:59

"Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм" проекты буенча ял итәргә мөмкин

Бу проект гамәлдә. 55 яшьтән өлкәнрәк 31 райондашыбыз Илеш районында сәяхәттә булып кайтты. Музей, күңел ачу, савыктыру программалары—һәммәсе бик ошаган. Шундый сәяхәткә өлкәннәр чыга ала. Түләүсез. Сез дә танышыгыз шартлар ы белән.

Бу дөрес! Башкортстанда шундый проект бар, "Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм" проекты дип атала. 

Нәрсә ул?

- Бу пенсионерлар өчен социаль турлар, алар Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, туризмны үстерү үзәге, Башкортстан Хезмәт министрлыгы, муниципалитетлар ярдәме белән оештырыла.

Дүрт төр тур:

- мәдәни-танып-белү, актив, сәламәтләндерү һәм катнаш.

Уңайлы сәяхәт:

– 15 кешедән торган төркем, вакыт озынлыгы 8-10 сәгать;

- сәфәрдә гид, администрация вәкиле, медперсонал озатып йөри;

эчәргә яраклы су, мәҗбүри иминиятләштерү.

Катнашучыларның яше: 55+

Турларның бәясе: 0 сум (бушлай!)  Бу мәгълүмат белән якыннарыгызны таныштырыгыз.

Якында оештырылачак турга  өлгерер өчен теркәлергә кирәк. 

Проект турында тулырак:https://долголетие.соцтуризмрб.рф/.

Шулай ук анда катнашу өчен шәһәр яки район Хакимиятенә  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бу турыда район Хакимияте башлыгы Тлгиз Субушев социаль челтәрләре битләрендә мәгълумат урнаштырган.






"Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм" проекты буенча ял итәргә мөмкин
"Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм" проекты буенча ял итәргә мөмкин
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: