Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 10:09

Үз баласын буып үтереп, күмеп куйган булган

20 елдан соң гына үз гаебен таныган.

Башкортстанда хокук сакчылары 2001нче елда Сибайда булган җинаять эшен тикшерүне тәмамладылар.  Шул елны Сибайда яшь малай югалган иде. Аңа  ул вакытта 11 яшь булган.

2017нче елда бер кеше урман эчендә бала сөлдәләрен таба. Ә экспертиза теге югалган 11 яшьлек малайныкы икәнен ачыклый.

Бу коточкыч хәл буенча малайның әнисе - 53 яшьлек хатын гәепләнә. Ә аның 62 яшьлек ире хатынга ярдәм итүдә. Хәзерге вакытта алар Уфа шәһәрендә яшиләр.

62 яшьлек үги әти ул улын яратмаган. Ул „чит” баланы тәрбияләргә теләмәгән дә. Күпмедер вакыт үткәч, аларның гаиләсендә уртак бала да туа.  Уртак бала тугач, теге ир хатынын олы малайны үтерергә дип үгетли башлаган. Ә хатын иренең сүзеннән чыга алмаган.

Әнисе олы улы белән милек җыерга дип урманга чыгып китәләр. Урманга кергәч ире биргән халат билбавы белән малайны буып үтерә. Үз эшеннән куркып кайтып китә. Тик ире аны кире урманга көрәк тоттырып күмергә дип борып җибәрә.

Хокук сакчылары тикшерүләре аркасында гына 2021нче елда хатын үз гаебен таный. Ә ире инде, көтелгәнчә, гаепләүдән баш тарта.

Коточкыч җинаять эшен Баймак районы суды тикшерәчәк.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: