Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 21:46

“Туктатыгыз бу Җирне! Мин төшәм...”

36 яшьлек хатын  300 000 сумга 7 яшьлек улын саткан. 

Екатеринбург шәһәреннән 36 яшьлек хатын улын сатырга җыенган.

Июль ахырында Нәргизә исемле хатын социаль челтәрләрдә 300 000 сумга 7 яшьлек улын сатам дип белдерү куйган.

Бу белдерүне “Альтернативы” исемле кешеләрне сату белән көрәшү оешмасы  күреп калган. Билгеләнгән көнне алар “Сатып алучылар” исеменнән  сөйләшенгән вакытка сәүдә үзәгенә очрашуга килгәннәр. Чынлап та,  теге хатын да шул вакытка улын алып килгән икән..

“Сатып алучылар” акчаны биргәннән соң, Нәргизә исемле хатынны кулга алганнар. Уйлап кына карагыз,  хатын акчаны алгач, үз баласын “Сатып алучыларга” тапшырган булган...

“Гаиләдә акча җитми. Авыр яшибез”, - дип акланган хатын. Әмма аның ире сорау алган вакытта ай саен уртача 120 мең сум табыш турында хәбәр иткән. Гаилә ике бүлмәле фатирда яши һәм әлеге вакытта өй төзиләр. Ир шулай ук хатынының планнары турында белмәдем, дип белдергән.

Малайны әлеге вакытта хастаханәгә урнаштырганнар.

 

Чыганак: НТВ

Автор:
Читайте нас: