Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2022, 09:19

Улым бар дип яшә инде

Әтисен үтереп ятканда, өйгә әнисе кайтып керә...

Бу коточкыч хәл 3 август көнне Чаллыда теркәлгән.  Үз фатирында 62 яшьлек ирне улы пычак белән чәнчеп үтергән. Бу вакытта фатирга егетнең әнисе дә катып керә. Егет әнисенә дә пычак кадый һәм үзе аны хастаханәгә алып бара. Әнисен хастаханәгә урнаштыргач, качырга уйлый. Тик аны шул вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлый.  Хезмәткәрләр егетнең машинасында кан эзләре һәм күп кенә акча табалар.

Әлеге вакытта, табиблар 61 яшьлек хатынның гомере өчен көрәшәләр. Бу хатын үзе дә табиб булып эшләгән булган.

 

Чыганак 

Автор:
Теглар:#фаҗига
Читайте нас: