Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2022, 22:34

Сак булыгыз! Мошенниклар яңа алдау ысулын тапканнар

Нинди ысул икән ул? Алданмас өчен игътибарлап укыгыз...  

Җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләренең ялган порталына кертеп җибәрә торган рассылка куллана башлаган. Бу рәвешле алар халыкның шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә тырыша. Өстәвенә, алдап акча урлаучылар (мошенниклар) җибәргән хәбәрләрдә кулланучыга социаль контракт буенча түләүне хупладылар дигән язу килә. Бу хакта Интертат сайтында хәбәр ителә. 

«Рассылкаларда һәм Telegram аша җибәрелгән хатларда сез 250 мең сумга дәгъва итәсез дип күрсәтелә. Янәсе, инде сезгә бирү турында карар кабул ителгән. Шәхси мәгълүматларны гына кертергә кирәк булуы белдерелә – еш кына «Госуслуги»га тулысынча охшаш булган ялган сайт аша. Кулланучы үз мәгълүматларын яза, алар мошенникларга эләгә, аларны кредит алу һәм башка максатларда кулланырга мөмкиннәр. 

Алдап акча урлаучыларның әлеге схемага охшаш башка төрле ысул куллануы да әйтелә. Мошенниклар акча түләү турында хәбәр итә һәм кулланучы картасындагы кодны акча күчерү өчен дигән сылтау белән сорап ала. Бу очракта картадагы барлык акчалар да югалырга мөмкин. Роскачествода «Дәүләт хезмәтләре»нең түләүләр күчерү белән шөгыльләнмәвен һәм анда хатларга «карарлар» һәм «приказлар»ны беркетеп җибәрмәүләре турында искәрттеләр.

 

Фото: РИА Новости

 

Автор:
Читайте нас: