Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2022, 14:41

Алдагы көннәрдә эссе һава торышы сакланырмы?

Башгидрометеүзәк нәрсә ди?

Башкортстанда алдагы өч көндә эссе һава торышы сакланачак.

Башгидрометеүзәк белдерүенчә, бүген көннең аязлы болытлы булуы көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3 – 8 метр тизлектә. Һава температурасы +28, +33 градус.

10нчы августта явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә +13, +18 градус, урыны белән +8 градуска кадәр. Көндез +28, +33 градус.

11нче августта һава торышы әллә ни үзгәрми. Төньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр явырга мөмкин. Һава температурасы көндез +27, +31.

Автор:
Читайте нас: