Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2022, 13:53

Алдагы көннәрдә һава торышы ничек булыр?

Башгидрометеоүзәк нәрсә ди бу хакта?

Һава температурасы алдагы көннәрдә ныграк күтәреләчәк.  Бу хакта Башгидрометеоүзәк  хәбәр итә.

Бүген, 7 августта, республика буенча 26-31 градус җылы булачак, төнлә – 12-17 градус, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Иртәгә, 8 августта, 27-32 градус җылы булачак, төнлә – 13-18 градус җылы, урыны белән +8 градуска кадәр "суытырга" мөмкин, ләкин явым-төшемсез була.

Автор:
Читайте нас: