Бүген авыл үзәгендә “Мин Матаны яратам” дигән арт-объект урнаштырылды.
Заманча мондый арт-объект халыкның туган авылына булган мәхәббәтен күрсәтү билгесе булып тора. Күп вакыт та үтмәс ул авылның истәлекле урынына әверелер.
Ә яңа арт-объект, чынлап та, әллә каян күренеп, кояш нурларыннан балкып тора. Ул кайтучыларны каршылап, ә юлга кузгалучыларны озатып торыр.