Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2022, 22:51

Бер янгында – ике мәет

Янгын турында бүген иртәнге 5:34 сәгатьтә хәбәр итәләр. 

Бүген, 4нче августта, иртән Гафури районының  Красноусольский авылында урнашкан бер катлы торак йортта янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ут белән көрәшүчеләр  килгәндә ялкын телләре 16  квадрат метр мәйданны тулысынча камап алган булган. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1960нчы елгы хатынның һәм 1983нче елгы ирнең үле гәүдәләре табыла.

Хәзер янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: