Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2022, 14:48

Бүгенге коточкыч хәл күпләрне тетрәндерде

Фатир янында әнисенең үле гәүдәсе, ә фатирда кызыныкы...

Бу коточкыч хәл Уфада була.

Бүген, 4 август көнне, „Планета” үзәге янында урнашкан күп катлы йортта яшәүчеләр фатир тәрәзәсеннән килеп төшкән бер хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Бу  хатынга 50 яшь тирәсе булган. Аның кызы да булган. Алар Туймазыдан Уфага дәваханага килгән булганнар. Шул ук вакытта алар яшәгән фатирда яман шеш белән авырган 16 яшьлек кызы да үле килеш табылган. Кыз пычак яраларыннан үлгән. Билдәле булуынча, хатын 24нче каттан килеп төшкән.  Бу эшне тикшерүчеләр әлеге вакытта хатынның һәм аның кызының үлү сәбәпләрен ачыклыйлар. Үтерү һәм суицид булуы мөмкин дигән фаразлар да бар.

 

Чыганак: Ufa1

Автор:
Читайте нас: