Зианчура районында яшәгән олы яшьтәге хатын ярты ел буена оныкларын тукмаган, базда бикләп тоткан. Аларга 8 һәм 10 яшь булган.
Январьдән алып июньгә кадәр яшь малайлар спиртлы эчемлекләр белән мавыккан дәү әниләреннән тукмалып яшәгән булганнар. Теге “дәү әни” ул балаларны опекунлыкка алган булган. Малайлар ачлы-туклы көн көтеп, авыр эшләр эшләп яшәгәннәр.
Хатын үзенең гаебен таныган. Аңа карата кузгатылган җинаять эше Зианчура районы буенча мировой судьяга җибәрелгән. Әлеге вакытта малайлар балалар йортында тәрбияләнәләр.