Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2022, 19:42

Десантчылар традицияләренә тугры калды

2 август көнне Иске Балтачта ел саен һава-десант гаскәрләре көне билгеләнеп үтелә. Бу елда да районыбызның “зәңгәр беретлар”ы үз традицияләренә тугры калып, гаскәр оешуының 92 еллыгы көнендә  “Сагышлы ана” мемориал комплексына җыелды.

Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды

2 август көнне Иске Балтачта ел саен һава-десант гаскәрләре көне билгеләнеп үтелә. Бу елда да районыбызның “зәңгәр беретлар”ы үз традицияләренә тугры калып, гаскәр оешуының 92 еллыгы көнендә  “Сагышлы ана” мемориал комплексына җыелды.

Кемнәр дип кенә аларны атамыйлар – “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар”...  Ничек кенә атамасалар да, алар үзләренең “Бездән башка беркем дә!” дигән лозунгыларына  тугры калып, батырлыкларына һәм ышанычлылыкларына үзгәрешсез калалар.

Ватанпәрвәрлек рухындагы чара “Сагышлы ана” мемориал комплексына чәчәкләр салудан башланды.

Биредә хезмәт иткән һәм итүче ир-егетләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгыш ясады.

—Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын,— диде Илгиз Әхвәс улы.

Чарада “Яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен” десантчылар – Рифгать Даутов, Илһам Исхаков һәм Марат Гыйләҗевлар район Хакимияте исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Бәйрәм барышында Балтач районының һава-десант гаскәрләре Советы рәисе Фәрит Галимов десантчыларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде һәм Радик Сәлихов, Марсель Мөхлисов, Эдуард Хәйбрахманов, Линат Бикмөхәмәтовларны “ВДВ өчен” медале белән бүләкләде.

Шулай ук, ГТОны уңышлы тапшырган “зәңгәр берет”ларга   билгеләр тапшырылды. Бу билгеләргә Радик Сәлихов, Рәмил Әхмәтҗанов, Артур Вәлиев, Руслан Мусин, Илнур Рәзетдинов һәм Илһам Исхаковлар ия булдылар.

Тантаналы бәйрәм ахырында десантчылар гер күтәру, озынлыкка сикерү һәм Калашников автоматын сүтеп коруда үзләрен сынадылар.

Бәйрәм уңаеннан автойөреш тә булды. Ватанпәрвәрлек рухындагы байраклар белән бизәлгән  30га якын машинадан торган колонна, Иске Балтач урамнары буйлап узганда, беркемне дә битараф калдырмады.

 

Тулы мәкаләне гәзитнең киләсе санында укырсыз.

Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды
Десантчылар традицияләренә тугры калды
Автор:
Читайте нас: