Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2022, 09:02

Яшенле яңгырлар киләме?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразладылар.

Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчле. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +22,+27 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә төнлә төбәк буенча, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен. Һава температурасы төнлә +10,+15, көндез +20,+25 градус булачак.

 

Автор:
Читайте нас: