Кичә, 31 июль көнне, Күгәрчен районының Зирәкле авылы янындагы басуда янган “Рено Логан” машинасы табылган. Фаҗигале вакыйга турында Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын сүндерелгәннән соң машина эчендә транспорт хуҗасы – 1957нче елгы ир-атның үле гәүдәсе табылган. Ирнең туганнары әйтүенчә, ул печәнгә киткән булган.
Бу коточкыч вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: Башинформ.