Салават шәһәрендә ике атна элек 19 яшьлек кыз югалган иде. Кызны соңгы тапкыр күргән егетнең бу коточкыч хәлгә кагылышы барлыгы ачыкланган.
Кызның югалуы турында әнисе 9 июльдә хәбәр итә. Әнисе әйтүенчә, кыз 7нче июльдә өйдән чыгып китә. Һәм Ишембай районында егете белән бергә яшәргә җыенганнарын әнисенә смс аша хәбәр итә. Шул вакыттан соң, бәйләнешкә бөтенләй чыкмый башлый.
Югалган кызның дусларыннан сораштырганнан соң, тикшерүчеләр Салават шәһәрендәге 23 яшьлек егеткә чыгалар. Ул егет еызны соңгы тапкыр күргән булып чыга. Башта егет бер нәрсә дә сөйләми. Белмим дип тик тора. Тик соңыдан инде үзенең гәебен таный һәм кызның гәүдәсен кайда яшергәнен әйтә. Коточкыч хәлнең сәбәбе егетнең сүзләре буенча, ул элекке кызы белән аерылышканнар һәм хәзер ул кызларны күрә дә алмый.
Егет белән кыз май аенда социаль челтәр аша танышкан булалар. 7 июльдә егет кызны урманга ял итәргә барырга чакыра. Алар егетнең машинасында Стәрлетамак районының Яңа Федоровка авылы янындагы яланга юлланалар. Кайтыр чакта егет пычак ала һәм кызны чәнчеп үтерә. Кызганычка каршы, кыз шунда ук үлә. Теге егет кызның гәүдәсен үләннәр белән каплап куя. Беренче ике көн ул кызның телефоны аша аның әнисе белән кыз исеменнән языша. Соңыдан телефоннан котыла.
Әлеге вакытта егет кулга алына. Аның белән тикшерү чаралары үткәрелә.