Бу фаҗигале хәл Дагыстанның Кидеро авылында булган. 7 - 9 яшьлек өч малай су коенган булган. Шул вакытта якындагы урманнан бүре килеп чыга һәм аларга һөҗүм итә. Бу хакта РЕН ТВ сайты хәбәр иткән.
Бер малайны бүре тешләгән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Икенче малай качып өлгергән булган. Ә менә өченче малайны бүре урманга сөйрәп алып киткән.
Югалган малайны барлык халык белән эзләгәннәр. Соңыдан малайның үле гәүдәсен урманның икенче ягында тапканнар.