Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2022, 21:23

Сбербанк акча күчергән өчен комиссия суммасын үзгәртәчәк

1нче августтан -  яңа комиссия. 

1нче августтан чит банкның сайты яки кушымтасы аша акча күчергән өчен яңа комиссия булачак. Ул түләгән хакның 1,25 процентын тәшкил итәчәк, кимендә - 30 сум, иң күбе 150 сум булачак.

"Сбербанк клиентларына Сбербанк Онлайн аша акча күчерү шартлары үзгәрмәде" дип банк белдерә. 

Исегезгә төшерәбез, 1нче августтан Сбербанк 20 елга беренче тапкыр "Операция турында хәбәр итү" хезмәте хакын үзгәртәчәк. Хәзер бу хезмәт картаның төренә карап 40 яки 70 сум булачак. Бу хәл кредит һәм премиаль карталарына кагылмый. 

 

Чыганак: Моя Уфа. 

 

 

Автор:
Читайте нас: