Мата авылы ямьле табигать кочагында урнашса да, ишек алдында гөл-чәчәкләр үстермәгән бер генә йорт та юктыр. “Гөлсез өй - нурсыз өй” дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер.
Авылның уңган хуҗабикәләре йорт янында, ишегалдын тутырып төрле-төрле матур чәчәкләр тәрбиялиләр. Капкадан килеп кергәч тә үк гүзәллек иленә эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Нинди генә чәчәкләр үстермиләр алар... Тирә-юньгә ямь биреп розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар.