Кичә Мәләвез районында 4 яшьлек малайның карьерда батып үлгәне турында язган идек.
Берничә сәгатьтән соң водолазлар су астыннан теге малайның әтисенең үле гәүдәсен дә тапканнар. Әлеге вакытта тикшерелү чаралары үткәрелә.
Иштуган авылы янында ял итү урыны буларак популярлык казанган берничә карьер бар. Аларның берсе - түләүле, калганнары - "кыргый". Аларда су коену рәсми рәвештә тыелган.