Кичә, 25нче июль көнне, кичке унберләр тирәсендә Баймак шәһәренең Әлибаев урамында авария булган. Машина йөртүче үсмерне таптатып, һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт вакыйгасында җәрәхәт алган 14 яшьлек үсмер вафат булган. Әлеге вакытта баланы тапап качкан машина йөртүчене эзлиләр.